news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет урыннарына укырга керүчеләрнең уртача имтихан баллы 68гә кадәр арткан

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда укырга кабул итү кампаниясенең беренче нәтиҗәләрен игълан итте.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 2017 елда бюджет урыннарына укырга кабул ителгән абитуриентларның уртача баллы 68,2не тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч узган елгыдан 1,6 баллга югары. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС агентлыгы.

Бюджет урыннарына иң югары баллны өч югары уку йорты җыйган: "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.

Россия буенча бер бюджет урынына уртача 8,2 гариза бирелгән. Иң күп гаризалар саны икътисади программаларга туры килә (бер урынга – 21 кеше). Шулай ук сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр (20,5 кеше), массакүләм-мәгълүмат чаралары (19,4 кеше), медицина (8,5-16,1 кеше) өлкәләре буенча да укырга теләүчеләр күп булган. Ә инженер-техник юнәлешләргә бер урынга уртача – 7,2, педагогик белгечлеккә 7,3 гариза бирелгән.

Югары уку йортларына мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булган барлык укучылар, укырга керергә теләк белдергән Олимпиада һәм Паралимпиада уеннары чемпионнары һәм призерлары да тулысынча кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100