news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет, салымнар џђм финанслар комитеты 2010 елга бюджет проектын тәкъдим итте

Марат Сафиуллин сүзләренчә, төп финанс документын формалаштырганда халыкның тормыш дәрәҗәсен саклау һәм яхшырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелгән

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дђњлђт Советыныћ Бюджет, салымнар џђм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздырды. Утырышны комитет рәисе М.Гаделшин алып барды. Кљн тђртибенђ чыгарылган тљп мђсьђлђлђр республиканыћ килђсе ел бюджеты џђм Татарстан Республикасыныћ Мђќбњри медицина иминияте фонды бюджетына кагылышлы закон проектлары белђн бђйле иде.

Утырышта ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин иң элек ТРның 2010 елга социаль-икътисади үсеше фаразы белән таныштырды. М.Сафиуллин билгеләп үткәнчә, “фараз, федераль ведомстволар параметрлары нигезендә, сак һәм консерватив итеп төзелгән. Моннан тыш, республикадагы вәзгыять, бигрәк тә икътисадның сәнәгать секторындагы эшчәнлеккә анализ ясалган.
Икътисад министры сүзләренчә, төп финанс документын формалаштырганда халыкның тормыш дәрәҗәсен саклау һәм яхшырту мәсьәләсенә зур игътибар бирелгән. Моның белән бәйле рәвештә, бюджетның социаль юнәлешле булуын тагын бер кат искәртеп үтәргә кирәк. Билгеле булганча, 2010 елда бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен 40 млрд, сум тирәсе акча җибәреләчәк.
Саннарга килгәндә, киләсе елга доллар курсы – 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Төбәк тулаем продуктының – 2,4, сәнәгать җитештерүе индексының – 2, хезмәт хакы фондының – 4,2, инвестицияләр үсешенең – 1,7, кулланучылар бәяләр индексының 10 процентка үсүе көтелә.

Депутатларны 2010 елныћ бюджет проекты белђн ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сњзлђренчђ, бюджетны барлыкка китергәндә Россия Федерациясе Салым кодексына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет кодексларына һәм салымнар һәм җыемнар турындагы законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр исәпкә алынган. Элекке еллардагы кебек үк бюджетның иң зур керем чыганакларын физик затлар керемнәренә салымнар, табышка салым һәм мөлкәткә салым тәшкил итә, алар салым керемнәренең гомуми суммасыннан 80 процент күләмендә.

“Табышка салымның чагыштырма зурлыгы салым керемнәренең гомуми суммасына карата 31 процент тәшкил итә. Табышка салымны исәпләп чыгару икътисад үсешенең гомуми динамикасыннан, салым органнарының хисап күрсәткечләреннән, республиканың эре һәм урта салым түләүчеләренең факттагы һәм фаразланган күрсәткечләреннән чыгып башкарыла. Табышка салым керүләре суммасы 17,6 млрд. сум күләмендә фаразлана”, - диде Р.Гайзатуллин.

Татарстан Республикасы бюджеты керемнђренећ фаразлана торган гомуми књлђмен - 66,1 млрд. сум, бюджет чыгымнарыныћ гомуми књлђмен 78 млрд. сум итеп расларга тђкъдим ителђ. Республика консолидациялђнгђн бюджетына 88,3 млрд. сум керем (аныћ 8,3 млрд. сумы федераль бюджеттан килђчђк) алыныр дип фаразлана. Шуныћ 80 млрд. сумы бюджетныћ њз керемнђре љлешенђ туры килђ. 2010 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым керү 31,3 млрд. сум, шулардан Татарстан Республикасы бюджетына 18,8 млрд. сум акча керү көтелә.

Ђ чыгымнар 100, 2 млрд.сум књлђмендђ булыр дип планлаштырыла. Фараз књрсђткечлђренђ караганда, килђсе елда ТРныћ ќыелма бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак.

Билгеле булганча, быел гамђлдђге салым законнарына њзгђрешлђр кертњ турында кайбер федераль законнар кабул ителде. Алар субъектлар бюджетына килњче керемнђрне киметђ. Килђсе елдан тљбђклђр файдалы казылмаларга салымнан “коры кала”, чљнки ул тулысынча федераль бюджетка китђ. Шул сђбђпле, Татарстан бюджеты 3,1 млрд. сумнан артык керемен югалта. 2010 елда тљбђклђр бюджетларында югалтуларны љлешчђ компенсациялђњ књздђ тотыла. Лђкин бу сумма югалтуларныћ 60 процентын гына каплаячак, - ди финанс министры Радик Гайзатуллин. 1,2 млрд. сум компенсациялђнмђгђн килеш кала.

Нефть продуктлары, алкоголь продукциясе, сыра акцизларын федераль бердђм хисаптан тљбђклђргђ књчерњ нормативлары арту нђтиќђсендђ, субъектларга љстђмђ керем алыначак. Килђсе елда транспорт чараларын теркђњ љчен дђњлђт пошлинасын арттыру да књздђ тотыла. Шулай да акцизлар буенча ућай њзгђрешлђр, файдалы казылмаларга салымны югалтудан килгђн зарарны тулысынча компенсациялђми.

Килђсе елга федераль њзђктђн килђ торган финанслар књлђме дђ кими. Моныћ сђбђбе килђсе елдан федераль њзђкнећ кайбер чыгым вђкалђтлђрен тулысынча тљбђклђргђ тапшыруы, кайбер федераль программаларныћ вакыты тђмамлану белђн бђйле. Мђсђлђн, элекке балаларын бакчаларга йљрткђн ата-аналарга тњлђњнећ бер љлеше федераль бюджеттан компенсациялђнсђ, быел бу вђкалђтлђр республика казнасына йљклђнђ, шулай ук укучыларныћ ќђйге ялын оештыру љчен бирелђ торган 500 мећ сумнан артык акчаны да Татарстан њзе табарга тиеш булачак. Федераль њзђктђн финанслардан башка бирелђ вђкалђтлђр књлђме 1,1 млрд. сумга тљшђчђк.

Р.Гайзатуллин хђбђр иткђнчђ, 2010 елныћ бюджеты да, алдагы еллардагы кебек, социаль юнђлештђ булачак, ягъни социаль гарантиялђр сакланып калачак. Килђсе ел бюджетында тыл хезмђтчђннђренђ џђм хезмђт ветераннарына социаль тњлђњлђр, балаларга, књпбалалы гаилђлђргђ пособиелђр, опекуннарга тњлђњлђр џђм башка тљрле социаль ташламалар индексациялђнђ.

2010 ел бюджетын эшлђњчелђр социаль тњлђњлђр џђм коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексациялђргђ, хезмђт хакы, туклану џђм медикаментлар буенча чыгымнарны 2009 ел дђрђќђсендђ калдырырга тђкъдим итђ. Республиканыћ максатчан социаль программаларын финанслау шулай ук агымдагы елдагы кебек булачак џђм алар эшлђњдђн туктамаячак. Хезмәт хакы 2009 ел дәрәҗәсендә булачак. Стипендияләр, азык-төлек продуктлары һәм медикаментлар өчен түләү узган ел дәрәҗәсендә кала, коммуналь хезмәт күрсәтүләр һәм социаль өчен түләүләр 10 процентка арта, агымдагы башка чыгымнар 15 процентка кими.

Депутатлар республиканың 2010 ел бюджеты белән бәйле закон проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100