news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы җиде процентка артачак

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). 2020 елда Россиядә бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 7 процентка артачак. Бу хакта РФ финанслар министры Антон Силуановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук киләсе елда инфляция 3-4 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Димәк, бюджет инфляция хезмәт хакы һәм пенсияләр югалмасын өчен төзелгән.

"Киләсе елга бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсеше 7 процент тәшкил итәчәк, ә киләсе елга фаразлаулар буенча, без инфляциянең үсешен 3 тән 4 процентка кадәр дәрәҗәдә фаразлыйбыз", — дип билгеләп үтте Антон Силуанов.

Киләсе елда икътисад үсешен дәвам итәчәк, яңа эш урыннары булдырылачак, хезмәт хаклары да артачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100