news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, студентларның стипендияләре артачак

Закон проектын бүген ТР Дәүләт Советында карадылар

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ» Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының беренче утырышы узды. Аны комитетның рәисе Светлана Захарова алып барды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының күптән түгел билгеләнгән ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. министрлык, ведомство вәкилләре катнашты. Утырышта барысы 5 мәсьәлә каралды.

Төп мәсьәлә буларак "Татарстан Республикасының 2015 елга бюджеты һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына бюджет планы" мәсьәләсе чыгарылды. Бу сорау буенча Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады. Үз чыгышын ул нефть бәясенең түбәнәюе, доллар бәясенең һәрвакыт үзгәреп торуы, сәяси мәсьәләләрнең тотрыклы булмавы республика икътисады үсешенә тискәре йогынты ясавыннан башлады. Доллар бәясенең тотрыклы булмавы чит ил валютасында кредитлар алган эре сәнәгать оешмаларында икътисади кыенлыклар тудыруын да ассызыклады. Шулай ук ул, Татарстанда импорт продукцияләрен алмаштыру өстендә эшләве хакында да әйтеп китте.

Сәрия Сираҗиева республика икътисады үсеше темпы кимесә дә, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендәге эре сәнәгать оешмаларының эшләвен һәм республикага яңа инвестицияләр кертелүен дә әйтеп китте. Авыл хуҗалыгында быелгы уңышның югары булуы нәтиҗәсендә, җитештерүчәнлекнең үсүе, кече һәм урта бизнес үсешенә игътибарны арттырулары, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, Татарстанда табигый үрчемнең артуы хакында да сүз барды.

Юлия Абдреева исә республика бюджетына салымнардан кергән һәм киләсе елдан гамәлгә керәчәк яңа салымнардан керәчәк керемнәргә басым ясады. РФ Президентының «май Указлары» нигезендә, бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 2015 елның 1 октябреннән 5 процентка, 2016 нчы елның 1 октябреннән 4,5 процентка, 2017 нче елның 1 октябреннән исә 4,3 процентка артырга тиеш.

Студентларның стипендия күләме артуы да көтелә. Киләсе елның 1 сентябреннән стипендияләр 5 процентка артырга тиеш. 2015 нче елда булган икътисади фаразлар нигезендә, хезмәт хакы фонды 507 мең 727 миллион сумны тәшкил итәчәк. Сәламәтлек саклау өлкәсенә 23,7 миллион сум, социаль сәясәт өлкәсенә 23,6 миллион сум, опекуннар һәм уллыкка бала алган әти-әниләргә 1 миллион сумнан артыграк, физик тәрбия һәм спорт өлкәсенә 571,4 миллион сум бүлеп бирелер дип көтелә. Шулай ук, комитет утырышында белем бирү өлкәсенә һәм гомуми икътисади мәсьәләләр өлкәсенә дә бюджет планы проектлары хакында фикер алышу булды. Утырыш барышында физик культура, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган берничә законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100