Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга 14,5 млрд сум бүлеп биреләчәк
Бу акча бюджеттагыларның айлык керемен Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда Россия Хөкүмәте бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру өчен 14,5 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу хактагы карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде.
“Бу акча бюджет хезмәткәрләренең айлык акчасын Россия Президенты указларында күрсәтелгән суммага җиткерергә мөмкинлек бирә”, - диелгән 18 гыйнварда РФ Хөкүмәте утырышында кабул ителгән документның 12нче пунктында.
Федераль бюджетта Россия Финанслар министрлыгы өчен акча 2018 елга һәм 2019-2020 елгы план чорына каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз