news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет хезмәткәрләре сайлаулар алдыннан эш хакының артуы турында белдерде

Эш хакының артуы турында мәгълүматлар төбәкләрдән дә килә.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Узган елның декабрь аеннан, Россия Президенты Владимир Путинның 2012 елдагы май указлары нигезендә, бюджет хезмәткәрләренең эш хакы берничә мәртәбә артты, дип хәбәр итә РБК.

Әйтик, Мәскәү дәүләт университеты хезмәткәрләренә февраль аенда өстәмәләр белән бәйле булмаган югары эш хакы түләнгән, диде Якиманки районы муниципаль районы депутаты һәм Мәскәү дәүләт университетының кече фәнни хезмәткәре Василий Дикарев. Хезмәт хакының күләме 100-120 мең сум тәшкил иткән.

Мәскәү авиация институтында хезмәткәрләрнең эш хакын 80 мең сумга (элек ул 25-30 мең сум булган) кадәр арттырганнар.

Мәскәүнең С.П.Боткин исемендәге клиник хастаханәсендә хезмәт хакы ике тапкыр күтәрелгән.

Март башында шәһәр хастаханәләренең җитәкчеләренә май указлары нигезендә хезмәт хакларын тигезләү турында күрсәтмә бирелгән, дип хәбәр итте Мәскәү сәламәтлек саклау департаментындагы чыганак.

Эш хакының артуы турында мәгълүматлар төбәкләрдән дә килә, дип хәбәр итте «Действие» сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төбәкара профсоюзы рәистәше Андрей Коновал.

Россия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә, 2018 елда табиблар, вуз укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләрнең эш хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакының – 200, ә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләре өчен 100 проценты дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100