news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү ил күләмендә өстенлекле бурычларның берсе булачак

РФ финанс министры урынбасары Антон Силуанов бүген коллегия утырышында аңа ирешү юллары хакында бәян итте

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү алдагы елларда ил күләмендә өстенлекле бурычларның берсе булачак. Бу хакта бүген ТР финанс, салым һәм казначылык органнарының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында РФ финанс министры урынбасары Антон Силуанов сөйләде. Утырыш ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

“Кризис илнең барлык финанс системасын, инструментларын яңадан карап чыгарга этәрде. Бюджет шул мөһим инструментларның берсе. Хәзер безнең алда төп бурыч – гамәлдәге бюджет системасы чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә эшләү”,- ди РФ финанс министры урынбасары. Антон Силуанов ассызыклавынча, хәзер алга куйган максатларга ирешү өчен, барлык финанс инструментларын бергә берләштерү зарур. Шуны күздә тотып, РФ Финанс министрлыгы проектлар аша финанслауга күчү кирәк дип саный. Ягъни бюджетны шушы алымнарны кулланып үзгәртеп формалаштырырга кирәк булачак. “Озак вакытка исәпләнгән максатчан программалар эшләү механизмнары кирәк. Бу программаларның максаты илнең озак вакытка исәпләнгән үсеш концепциясеннән чыгып билгеләнәчәк. Бюджет планлаштырганда программа принцибын көчәйтү таләп ителә. Бюджет үтәлеше һәм хисап тотуның нигезендә дә шушы ук принцип ятарга тиеш. Бу дәүләт акчаларының кая юнәлдерелүен, бу финанслардан нинди нәтиҗәләр алынганын ачыграк аңларга ярдәм итәчәк. Хәзер бурыч - бюджетны озак вакытлы максатчан программаларга нигезләнеп үзгәртү”, -дип белдерде Антон Силуанов. Министрлык бу хакта инде тәкъдимнәр әзерләгән. Бюджет классификациясенә үзгәрешләр инде 2011 елдан ук кертелергә мөмкин. “Бюджетның гамәлдәге структурасы белән бергә, шулай ук программалы бюджет төзеләчәк. Озак вакытлы максатчан программалар составына ведомство  программалары кертелергә тиеш. Бу программалар, үз чиратында, бюджет чыгымнары турындагы максатчан маддәләр ролен уйный”, -дип белдерде ул.

Чыгымнарның нәтиҗәлелеген күтәрүдә бюджет структурасын үзгәртү беренче адым булса, икенчесе- шушы проектлы финанслауга контрольне көчәйтү. Антон Силуанов белдергәнчә, бу этапта контроль функциясенең бүленеше мөһим роль уйнаячак. Баштагы контроль финанс, федераль казначылык органнарына йөкләнә. Аннан соңгы конрольне Росфиннадзор башкарырга тиеш. Ә нәтиҗәлелек аудитын күтәрү белән Хисап палатасы шөгыльләнә. “Шушы 3 структураның аңлашып эшләве контроль- хисап эшенең камилләшүенә китерә”, - дип ассызыклады Мәскәү кунагы.

Дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүдә чираттагы адым - дәүләт хезмәтләре күрсәтүне камилләштерү булачак. Хәзер РФ Дәүләт Думасына Хөкүмәт тарафыннан бюджет учреждениеләрен реформалаштыру буенча тәкъдимнәр юлланган. “Бюджет учреждениеләрен финанслауның смета принцибыннан китәргә кирәк. Хезмәтләр күрсәтүче һәр бюджет учреждениесе моны конкуренция мохитендә башкарырга тиеш. Шуңа күрә бюджет учреждениеләрен гадәти смета принцибы буенча түгел, ә субсидияләр аша стимуллаштыруга төп игътибар бирү зарур. Әгәр учреждениедә теге яки бу хезмәт сорау таба икән, ул үзен карап тотуга гади финанслау түгел, ә субсидия алачак”, -дип аңлатты Антон Силуанов. Аның сүзләренә караганда, бюджет учреждениеләрен реформалаштыруның нигезендә әнә шул ята. Хөкүмәт сметада бары казна учреждениеләрен генә калдырырга тәкъдим итә, ә яңа формадагы бюджет учреждениеләре һәм автоном учреждениеләр дәүләттән субсидияләнәчәк. Ягъни алар өчен дәүләт заказы формалаштырылып, бу заказга субсидия механизмы аша түләнәчәк. “Бу реформалауда беренче этап. Аннан соң сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә күрсәтелә торган бюджет хезмәтләрен конкурентлы базарга чыгару күздә тотыла. Аларның конкурентлыгы күрсәтелә торган хезмәтләрнең күләме, сыйфаты һәм бәясендә чагылырга тиеш”, -ди федераль министр урынбасары.

Дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүнең чираттагы юлы дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар системасын камилләштерү булачак. Хәзер бу хакта тәкъдимнәр әзерләнгән. Бүген дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алуларда электрон сәүдә алгы планга чыга. Шушы көннәрдә генә федераль дәрәҗәдә электрон формада ачык аукционнар уздыру өчен 5 мәйдан сайланып алынды. Аның берсе ТР Дәүләт заказы, инвестицияләр эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыгының электрон мәйданы булачак.

Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрүдә шулай ук дәүләт милке белән идарә һәм контрольне камилләштерү, шәхси һәм дәүләт хезмәттәшлеген үстерү дә мөһим урын алып торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100