Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бюджет буенча мәгариф һәм белем бирү өлкәсенә кагылган закон проектлары кабул ителде
Финанслау нормативлары берничә шартка бәйле рәвештә дифференциацияләнә
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары бүген парламент утырышында “2015 елга Татарстан Республикасында муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алу хокукларын гамәлгә ашыру дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында”гы ТР закон проекты кабул итте.
Аның нигезендә, муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары мәктәпкәчә мәгариф оешмасы төренә, мәктәпкәчә белем бирүнең гамәлгә ашырыла торган уку-укыту программасы төренә, территориаль урнашуына, атнага ничә көн эшләвенә, төркемдә тәрбияләнүче балаларның яшьләренә һ.б. бәйле рәвештә дифференциацияләнә.
Шулай ук, утырышта “2015 елга Татарстан республикасы гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты каралды.
Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдименнән соң, бу закон проекты да тулысынча кабул ителде.
ТР гомуми белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем дәүләт стандартын һәм өстәмә белем программасын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары гомуми белем баскычына (башлангыч, төп, урта (тулы) гомуми белем бирү), укыту юнәлешенә (профильләр), территориаль дислокациягә, уку йорты төренә, гомуми белем программалары төренә (үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен, индивидуаль укыту, экстернат) бәйле рәвештә дифференциацияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз