news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике телдә булырга тиеш - Шәйхразиев

Премьер-министр урынбасары телләр турында закон үтәлеше буенча кемнәр җаваплы булганын искәртте.

Бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике телдә булырга тиеш - Шәйхразиев
Михаил Захаров/архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген искәртте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында әйтте.

Васил Шәйхразиев учреждениеләрдә телләр турында закон бозылу проблемасына игътибарны юнәлтте. “Бу борчулы мәсьәлә. Хастаханәне дә, спорт сараен да бюджет акчасына төзегәннәр, ә элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген онытканнар. Парк-скверларда да күзәтелә бу әйбер”, - диде.

Васил Шәйхразиев һәр урында телләр турында закон үтәлеше ягыннан казанышлар булганын, ләкин әле республикада закон тулы күләмдә үтәлмәгәнен әйтте. Ул закон үтәлеше буенча министрларның беренче урынбасарлары, район һәм шәһәр башлыклары урынбасарлары яки башкарма комитет җитәкчеләре җаваплы булганын билгеләп узды.

Премьер-министр урынбасары башкарма хакимият органнары сайтларында хәбәрләрне тулаем ике дәүләт телендә бирү буенча 100 процент дәрәҗәгә ирешелгәнен әйтте.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров закон үтәлмәгән өчен администрацияләрдән таләп итү кирәклеген ассызыклады.

“Бауман урамында татар телендә элмә такталар - 10 процент кына. Мин аңламыйм, ник без һаман гел шушы сораулар турында сөйләшергә тиешбез. Администрациядән сорый, таләп итә башларга тиешбез. Эш әйбәт бара дип, үзебезне тынычландырабыз, чынлыкта исә бик акрын”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100