news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет акчасы булган җирдә, һәрвакыт ришвәтчелек куркынычы бар – Эчке эшләр министрлыгы

Бу елның 10 аена канунсыз рәвештә бюджет акчасын үзләштерүнең 377 очрагы теркәлгән.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 2017 елның ун аенда бюджет акчасын үзләштерүнең 377 очрагы теркәлгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган “Ришвәтчел җинаятьләргә каршы көрәш” темасына узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Беләбез, бюджет акчасы булган җирдә һәрвакыт ришвәтчелек куркынычы бар. Бу елның шушы чорына, бюджет акчаларын канунсыз рәвештә үзләштергән 377 очрак билгеле. Аның 123е – эре яки аеруча эре күләмдә, дип бәяләнә.

Оешкан төркем тарафыннан 15 җинаять кылынган. Барысы бергә 224 млн сум акча үзләштерелгән”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин.

Бүлек башлыгы шулай ук халыкка иң якын өлкәләр – белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәтчелек турында да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, быел август аенда, җәйге сессияне ябу өчен студентлардан ришвәт алган Казан дәүләт медицина университеты укытучысы кулга алынган. Ачыкланганча, ул 400 мең сум ришвәт алган. Суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Искәртеп үтик, Ринат Акчурин коррупция фактларының дәүләт һәм муниципаль органнарының нәрсәгәдер ризалык бирүче, кул куючы вазифаи затлары арасында теркәлүен дә билгеләп үткән иде. Мисал итеп ул, Түбән Кама сусаклагычының эксплуатация идарәсе баш гидротехнигын китерде. Ул 110 мең сум ришвәт алганда тоткарлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100