news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бюджет хезмәткәрләренә яңа ел алдыннан «13 нче хезмәт хакы»н кайтарырга тәкъдим иттеләр

Россиядә яңа ел алдыннан бюджет хезмәткәрләренә «13 нче хезмәт хакы» дип аталган түләү традициясен торгызырга кирәк дип саный РФ Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб. Аның фикеренчә, мондый чара социаль өлкә хезмәткәрләренә, бигрәк тә табибларга һәм укытучыларга ярдәм итүнең әһәмиятле формасы булыр иде.

Гриб билгеләп үткәнчә, бу практиканы кире кайтару бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең мотивациясен арттырырга мөмкинлек бирер иде.

«Бу бюджет хезмәткәрләре өчен, бигрәк тә табиблар, укытучылар өчен бик мөһим социаль, стимуллаштыручы чараcы дип саныйм», – дип белдерде ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул шулай ук «13 нче хезмәт хакын» түләү механизмын закон дәрәҗәсендә беркетергә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, мондый инициатива Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аеруча актуаль була, гаиләләрнең чыгымнары арта.

«Хөкүмәт мондый тәкъдимне хупласын иде», – дип өстәде Иҗтимагый палата вәкиле.

  • СССРда «13нче хезмәт хакы» яки еллык премия ел ахырында яхшы эш өчен бүләкләү буларак түләнә иде. Ул хезмәт өчен түләүнең мәҗбүри өлешенә керми торган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot