news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бюджет учреждениеләрендәге эш урыннарының 81% Astra Linux системасына күчерелгән

Бюджет учреждениеләрендәге эш урыннарының 81% Astra Linux системасына күчерелгән
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бюджет учреждениеләрендәге эш урыннарының 81% Astra Linux системасына күчерелгәне турында «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына Татарстанның Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында Татарстан Дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

«Импортны алмаштыру процессы югары дәрәҗәдәге мәгълүмати куркынычсызлыкка ирешүгә юнәлдерелгән. ТР операцион системаларга тест үткәрелде һәм оптималь чишелешләрнең берсе сайланды. Хәзер без эш урыннарына операцион системаны кертү процессын төгәллибез. Бүгенге көнгә министрлыкларда һәм ведомстволарда 122 мең хезмәт урынында, башкарма комитетларда Astra Linux операцион системасы урнаштырылган. Бу эш әлеге вакытта 81 процентка башкарылган», – ди Альберт Яковлев.

  • 2023 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Astra Linux ОС лимитсыз лицензиясен сатып алуга Татарстанның барлык хакимият органнары һәм бюджет учреждениеләре өчен финанслау бүленгән. Әлеге операцион системага тулысынча күчүнең якынча датасы – 2025 ел башы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100