news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан бюджеты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде

Татарстан Дәүләт Советы республиканың 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына бюджеты турындагы законны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Киләсе елда керемнәр – 603,6 миллиард, чыгымнар – 612,1 миллиард, дефицит 8,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.

2028 елда керемнәр – 627,2 миллиард, чыгымнар – 636,5 миллиард, дефицит 9,4 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштырылган. 2029 елда керемнәр – 652,5 миллиард, чыгымнар – 656 миллиард, дефицит 3,5 миллиард сум булачак.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, икенче укылышка 371 төзәтмә кергән, шуларның 354е кабул итүгә тәкъдим ителгән.

2027 елга максатчан федераль акчалар күләме 43,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Социаль-мәдәни өлкәгә өстәмә рәвештә - 20,7 миллиард, юл төзелешенә – 14,2 миллиард, авыл хуҗалыгына һәм авыл территорияләренә ярдәм итүгә 3,4 миллион сум каралган.

Бюджет икенче укылышта кабул ителгәннән соң, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Абдулганиев документны тулаем расларга тәкъдим итте. Депутатлар тәкъдимне хуплады һәм законны өченче укылышта кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot