news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Былтыр Җылылык–энергетика ресурсларын куллану идарәсе 170 млн. сум янга калдырган
Бүген “Татарстан Республикасында җылылык–энергетика ресурсларын рациональ куллануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесе 2009 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Михаил Миронов). 2009 елда “Татарстан Республикасында җылылык–энергетика ресурсларын рациональ куллануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесе энергия ресурсларын янга калдыру өчен 169,5 миллион сум күләмендәге резервка юлыккан. Бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә әнә шундый мәгълүматлар китерелде.
Идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев коллегиядә хәбәр иткәнчә, узган ел ведомство хезмәткәрләре тарафыннан төрле учреждениеләрдә 5848 тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә энергия саклау өчен 169,5 миллион сумлык потенциал ачыкланган.
Тикшерүләр үткәрү нәтиҗәсендә бюджет оешмаларында 27 миллион сумлык потенциал ачыкланган, шул ук вакытта тикшерүләр нибары 3 миллион сумга төшкән.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, энергия саклауда төп резервлар җылылык саклауда тупланган – аның өлеше 90 проценттан артык тәшкил итә.
Роберт Гыйләҗиев билгеләп үткәнчә, 2010 елда идарә эшчәнлеге энергия саклау турындагы федераль закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә тагын да активлашачак һәм мөһим төс алачак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot