news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар мәгълүм

Республикада 2675 кеше туберкулез чире белән хисапта тора.

Былтыр туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар мәгълүм
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанның 11 районында туберкулез авыруы арту күзәтелгән. Бу – Азнакай, Алексеевск, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Нурлат, Спас, Тукай, Балык Бистәсе районнары. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.

Ул, шулай ук, туберкулез белән авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак булган районнарны атады. Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тукай, Ютазы, районнары шушы исемлектә.

Искәртеп үтик, 2017 елда Татарстанда туберкулез белән авыру 100 мең кешегә 33,5 очракны тәшкил иткән. Бу 1300 яңа очрак дигән сүз.

Луиза Борисова әйтүенчә, туберкулез белән авыручылар авыл җирлегенә караганда шәһәрдә күбрәк. Шәһәрдә ул 100 мең кешегә 33,9 булса, авылда 32,1 очракны тәшкил итә. Авыручыларның 65 проценты – 18-49 яшьтәгеләр. Белгеч республикада 2675 кешенең хисапта торуын әйтте. Аларның 41 проценты тирә-якка туберкулез кузгатучы матдәләр бүлеп чыгара. Авыручы кеше белән элемтәдә булган 10 меңнән артык кеше хисапта тора. Авыручы белән элемтәдә торган кешеләрнең унбере былтыр туберкулез белән авырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100