news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстанда җәйге балалар лагерьларында ковид очраклары булмаган

«Мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлар эше, коронавирус һәм башка инфекцияләр таралмасын өчен, гел тикшерелеп торды», — дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда җәйге балалар лагерьларында ковид очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында әйтте.

«Мәктәп яны һәм шәһәр читендәге лагерьлар эше, коронавирус һәм башка инфекцияләр таралмасын өчен, гел тикшерелеп торды. Күмәк эш нәтиҗәсендә, балалар лагерьларына инфекция кертелмәде», — дип белдерде Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер әйтүенчә, бу Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы, муниципаль берәмлекләр һәм лагерь хезмәткәрләренең күмәк эш нәтиҗәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot