news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда табибка электрон ысул белән 14 млн тапкыр язылганнар

Балаларга сөт продукциясе бирү турында табиб электрон имза куя, медицина тикшеренүе беркетмәсен тавыш ярдәмендә тутыру сервисы кертелгән.

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Табибка язылу – популяр электрон хезмәтләрнең берсе. 2017 елда бу хезмәттән 14 млн нан артык тапкыр файдаланганнар. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдерде.

“Татарстанда яшәүче картасы” проектын гамәлгә кертү дәвам иттерелә. Былтыр “Сөт кухнясы” модуле булдырылды. Хәзер ата-аналарга социаль яклау бүлегенә белешмә артыннан йөрисе юк. Сөт продукциясе бирү турында табиб электрон имза куя”, - диде министр.

Роман Шәйхетдинов “Медицина сурәтләре үзәк архивы” модуле эшләп бетерелгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, бүген архивта 1,8 миллион цифрлы тикшеренүләр саклана. Бу, 2016 елга караганда, 43 процентка күбрәк.

Шулай ук, 2017 елда сынау проекты кысаларында, Республика балалар клиник хастаханәсендә медицина тикшеренүләре беркетмәләрен тавыш белән тутыру сервисы эшләтеп җибәрелгән. Министр әйтүенчә, шушы ысул белән компьютер томографиясенең 700 беркетмәсе рәсмиләштерелгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, 2020 елга кадәр сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыруны үстерү стратегиясе эшләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100