news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстанда, соңгы 7 елда беренче тапкыр, 7 яшьлек бала туберкулездан үлгән

Балага чирне якын туганы йоктырган.

Былтыр Татарстанда, соңгы 7 елда беренче тапкыр, 7 яшьлек бала туберкулездан үлгән
Александр Эшкинин

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанда 7 яшьлек бала туберкулездан вафат булган. Бу соңгы 7 елдагы беренче очрак. Әлеге хәл турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы урынбасары – республиканың баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, баланың туберкулездан үлеменә якын туганы белән контакт сәбәпче булган. “Туганы тиешле вакытта флюорография узмаган булмаган. Бала каты гына авыргач, тикшеренүләр барышында анда туберкулез ачыкланган. Бала шуннан туберкулез белән йогышланган булган. Даун синдромы белән авыру бу баланың үлеменә китергән”, - диде Рәмзия Фатыйхова.

"Татар-информ" Былтыр туберкулез күрсәткечләре югары булган районнар мәгълүм, дип язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot