news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстанда прививкаларга каршы булган 15 меңләп кеше вакцинацияләнгән

Татарстанның баш санитар табибы, былтыр медицина оешмаларына йөрү чикләнгәнлектән, прививкага каршы булганнар белән эш берникадәр кимегәнен билгеләп узды.

Былтыр Татарстанда прививкаларга каршы булган 15 меңләп кеше вакцинацияләнгән
tatarstan.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда прививкага каршы булган 15 меңләп кеше вакцинациягә барган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында шул хакта әйтте.

«15 меңгә якын кешегә прививка ясаттык, ләкин алты районда бу күрсәткечләр тагын да югарырак була алыр иде», — диде. Марина Патяшина медицина оешмаларын шушы мәсьәлә игътибар итүләрен сорады.

Баш санитар табиб, былтыр медицина оешмаларына йөрү чикләнгәнлектән, прививкага каршы булганнар белән эш берникадәр кимегәнен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot