news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда кеше шәхесенә карата кылынган җинаятьләр саны 10 процентка диярлек арткан

Аның каравы, кеше үтерү очракларының гомуми саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 7,9 процентка азрак

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Былтыр Татарстанда кеше шәхесенә карата кылынган 8,6 мең җинаять теркәлгән. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 9,6 процентка артык.

Әлеге саннарны бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында уздырылган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе кеше шәхесенә карата кылынган җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Вячеслав Лычкин китерде.

Шуны билгеләп узарга кирәк: шәхескә карата кылынган җинаятьләр өчен җәза, аерым алганда, РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсендә (“Кеше үтерү”), шулай ук 106нчы (“Ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү”), 111нче (“Күрәләтә сәламәтлеккә авыр зыян салу”) һәм 131нче маддәләрендә (“Көчләү”) каралган.

Вячеслав Лычкин сүзләренә караганда, былтыр кеше үтерү очракларының гомуми саны 269 дип теркәлгән, шул рәвешле, бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 7,9 процентка азрак, һәм андый төр җинаятьләрнең 239ы, ягъни 88 проценты инде ачылган. Бүгенгә 2015 елда теркәлгән бу төр 30 җинаять ачылмаган килеш кала, шулардан 14е Казан, 2се Яр Чаллы шәһәрләре буенча, 17се гражданнарның билгесез рәвештә югалуы нәтиҗәсендә кузгатылган. Хәзерге вакытта 1 кешенең кайдалыгы ачыкланган, тагын берәүнең өенә кайтканлыгы мәгълүм.

Полиция полковнигы билгеләп үткәнчә, Татарстанда кеше үтерү очракларының саны елдан-ел кими. 2000 елларда бу күрсәткеч елына 700 очракка кадәр җиткән, сәламәтлеккә авыр зыян салу очраклары тагын да күбрәк булган. Бүген исә әлеге саннар берничә тапкырга ким, дип ассызыклады ул.

“Хәзерге вакытта социаль-икътисади вазгыять шактый катлаулы. Бу, үз чиратында, төрле юнәлешләр буенча җинаятьләр саны артуга китерә. Әмма кеше үтерү һәм шәхескә карата кылынган башка җинаятьләр буенча мондый үсеш күзәтелми”, – диде Вячеслав Лычкин. Аның сүзләренчә, кеше үтерү очракларының күпчелеге, якынча 80 проценты, көнкүрештә, спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә чыккан низаглар барышында була. “Бу төр җинаятьләрнең сәбәпләре шактый баналь, һәм аларның күпчелеге уйламаганда, көтмәгәндә кылына”, – дип ассызыклады Вячеслав Лычкин. Аерым алганда, былтыр кеше үтерү очракларының 194е исерек килеш, 149ы моңа кадәр хөкем ителгәннәр тарафыннан, 115е көнкүрештә, 12се бер төркем затлар тарафыннан кылынган.

Вячеслав Лычкин билгеләп үткәнчә, былтыр сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян салу очраклары да кимегән һәм 595не тәшкил иткән. 2015 елда теркәлгән 554 һәм алдагы елларда кылынган 16 җинаять ачылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100