news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда барлык күрсәткечләргә дә ирешелгән

2022 елда Татарстан Республикасы 49 төбәк проектын үз эченә алган 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашкан. Аларны тормышка ашыруга 43,7 миллиард сум акча юнәлдерелгән.

Республиканың барлык районнарында социаль әһәмияткә ия объектлар төзелгән, белем бирү, медицина учреждениеләренә җиһазлар сатып алынган һәм матди-техник базалары яхшыртылган.

Моннан тыш, эшкуарларга ярдәм күрсәтелгән, балалы гаиләләргә социаль пособиеләр түләнгән, татарстанлыларның төрле категорияләре яңа һөнәрләр үзләштергән.

2022 елда илкүләм проект акчалары хисабына барлыгы 228 объект төзелгән һәм ремонтланган. Биредә мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, парклар һәм скверлар, спорт объектлары, мәдәният йортлары, театрлар, сәнгать мәктәпләре, музейлар, юллар турында сүз бара.

Планлаштырылган барлык чараларны гамәлгә ашыру 2022 ел нәтиҗәләре буенча билгеләнгән барлык социаль-икътисади күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән:

• төзекләндерелгән җәмәгать территорияләре саны 233 берәмлек тәшкил иткән;

• гражданнарның спорт корылмалары белән тәэмин ителү дәрәҗәсе 71,5 процент булган;

• 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге 85,35 процент балага өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырылган;

• яшәү өчен яраксыз 16,15 мең квадрат метр торак фондыннан кешеләр яңа фатирларга күченгән;

• шәһәр агломерациясендәге юлларның 83,19 проценты норматив таләпләргә җавап бирә;

• республика халкының 94,2 проценты үзәкләштерелгән системалардан эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән.

Илкүләм проектларның барлык чаралары да татарстанлыларның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла (2018 елдагы «май» указы нигезендә).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100