Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3 млрд сум акча янга калдырылган
2017 елда республикада дәүләт сатып алулары 127,6 млрд сум тәшкил иткән.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Диана Авакян). 2017 елда Татарстанда дәүләт сатып алулары вакытында 3,04 млрд сум акча экономияләгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары буенча Татарстан дәүләт комитеты коллегиясенең ел йомгаклары утырышында комитет рәисе Ольга Редько хәбәр итте.
“Бердәм мәгълүмат системасы нигезендә, республика заказчыларыннан килгән гомуми суммасы 127,6 млрд сумлык дәүләт сатып алулары турында мәгълүмат урнаштырылган. Шул исәптән, муниципаль заказчылар 31 млрд сумлык сатып алулар турында мәгълүмат биргән. Экономия 1,3 млрд сум тәшкил итте”, - дип сөйләде комитет рәисе.
Дәүләт комитеты 2017 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге вакытта, үз вәкаләтләрен башкару кысаларында, гомуми суммасы 6,2 млрд булган 1 мең 365 үзәкләштерелгән сатып алу үткәрде. Шулардан килешүләрнең 2 млрд сумга булган 71,5 проценты Татарстан җитештерүчеләре белән төзелде, дип йомгаклады Редько.
“Дәүләт сатып алуларының нәтиҗәлелеге бюджет акчаларын янга калдыру белән генә түгел, ә сатып алынган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты белән дә билгеләнә, - дип белдерде утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. - Сатып алу вакытында күпмедер дәрәҗәдә экономия ясау, һәрвакытта да яхшы дигән сүз түгел әле. Бу заказ бирүченең профессионал булмавы, башта югарырак бәя куюы белән бәйле булырга мөмкин. Биредә барысын да исәпкә алырга кирәк”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз