Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Былтыр Татарстанда 658 урында карьерлар рөхсәтсез эшкәртелгән
Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 163 хилафлык теркәлгән
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Исхакова). Узган елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә163 хилафлык теркәгән, 158 беркетмә төзегән. Барлыгы 158 предприятие, оешма һәм физик зат җаваплылыкка тартылган. Гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез эшкәртүгә каршы тору эшчәнлегенә ТР буенча буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Хисап палатасы җәлеп ителгән. Бу хакта кичә ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров министрлыкның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган коллегиясенең йомгаклау утырышында сөйләде.
Дәүләт теркәве хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белән берлектә гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез эшкәртү буенча 1040 урын тикшерелгән. Шундый 658 “кыргый” карьер урыны ачыкланган. Аларны ачыклауда Татарстанда яшәүчеләр дә ярдәм иткән. Былтыр бу максатларда (843)267-68-67 номеры буенча “кайнар” линия эшли башлаган.
2014 елда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре җир асты байлыкларыннан файдалана торган предприятиеләрдә 130 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, табигать саклау законнарын бозган 191 очрак ачыкланган. 179 хилафлык төзәтелгән, дип сөйләде үзенең хисабында әлеге идарә җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз