news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстанда 32 бала туберкулез белән авырган

Узган 2021 елда Татарстанда 32 бала туберкулез белән авырган. Бу хакта Республиканың туберкулезга каршы диспансеры баш табибы Алексей Алексеев әйтте.

«Бүген республикада учетта актив туберкулез формасы белән 1565 авыру исәпләнә. 21 мең пациент республикада табиблар күзәтүендә. Анда төрле категория – авырганнар, контактта булганнар да, шуның 10 меңгә якыны – балалар, – диде баш табиб. 

Узган елда Татарстанда туберкулездан 72 пациент үлгән, бу 100 мең кешегә 1,8 очрак. ИФО һәм Россиягә караганда, бу күрсәткеч 30 процентка түбәнрәк.

Узган өч елда республикада туберкулез 18 процентка, туберкулездан үлем соңгы ике елда 28 процентка кимегән. 2022 елның 1 гыйнварына туберкулез авыруы 100 мең кешегә 23,4 очрак тәшкил итә, Россиягә караганда, бу 27 процентка кимрәк.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot