news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстанда 3,36 миллион тонна бөртекле һәм кузаклы ашлык җыелган

Бу нәтиҗәләр алынган ашлыкны эшкәрткәнннән соң билгеле булган

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Татарстанда 3,36 миллион тонна бөртекле һәм кузаклы ашлык җыелган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

368,8 мең тонна яшелчә, 1,3 миллион тонна бәрәңге, 1,4 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алынган. һәм шушы чималдан 164 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Бу республика халкы һәм эшкәртү сәнәгате ихтыяҗы өчен җитәрлек күләм санала.  

news_right_1
news_right_2
news_bot