Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр Татарстанда 2,6 миллиард сум алимент бурычы җыелган
2019 елда суд приставлары гражданнарның алиментлар буенча барлыгы 445 миллион сум күләмендә бурычын түләттергән.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнара Әүһәдиева). Узган елда татарстанлыларның үз балалары һәм ата-аналарына алиментлар буенча 2,6 миллиард сум бурычы җыелган. Республиканың баш суд приставы Игорь Безуевский йомгаклау коллегиясендә шул хакта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендәге ведомствоара эшче төркем тарафыннан республикада алиментлар буенча җыелган бурычны түләттерү өлкәсендә зур эш башкарылды.
«Судьялар бергәлеге, республика прокуратурасы, хокук саклау, җирле үзидарә органнары, шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә 2019 елда идарә башкарма производстволарның әлеге категориясе буенча тискәре вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә иреште», — дип искәртте Безуевский.
Алимент түләттерү буенча башкарма производстволар — суд приставларының махсус контролендә. Узган елда барлыгы 18,5 мең башкарма производство буенча эш төгәлләнгән, алиментлар буенча бурычның күләме 2,6 миллиард сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз