news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда 15 мең 545 кешегә яман шеш диагнозы куелган

Аларның 316сы – 25-35 яшьтәге кешеләр.

Былтыр Татарстанда 15 мең 545 кешегә яман шеш диагнозы куелган
Султан Исхаков

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда олылар арасында онкологик чир белән авыру 100 мең кешегә 401 очракны, 17 яшькә кадәрге балалар арасында 100 мең кешегә 13 очракны тәшкил итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Онкология хезмәтендә эзлекле алга китеш бар. Диагноз куелганнан соң, Татарстанда пациентларның 57 процентының 5 һәм аннан күбрәк ел исәптә торуына ирештек. Бу меңләгән коткарылган гомер дигән сүз. Әле 10-15 ел элек кенә бу сан 46 процент иде. Бу безнең җәмгыятьнең, сәламәтлек саклау өлкәсенең уңышы дияр идем”, – дип белдерде Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов.

Ул бүген республикада онкологик чир белән авыруның иң югары ноктасы 60 яшь һәм аннан өлкәнрәккә туры килүен билгеләп узды. Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, чит илләрдә онкологик авырулар саны зуррак булуына гаҗәпләнергә кирәк түгел. “Бу чир күбрәк 60 яшьтән соң ачыклана, шуңа күрә бу уртача гомер озынлыгы белән бәйле. Германия, Швеция, Япония кебек илләрдә авыру күрсәткечләре хәтта ике тапкыр артык. Швециядә, мәсәлән, уртача гомер дәвамлылыгы 83 яшь, шуңа күрә анда яман шеш таралышы да зуррак”, – дип белдерде ул.

Баш онколог Казан дәүләт медицина академиясенең 2016 елда 400 табиб әзерләгәнен шәрехләп үтеп, 40лап табибның беренчел әзерлек узганын һәм калганнары квалификациясен күтәргәнен билгеләп үтте. Бүген кафедрада 8 ординатор, интерн, 6 аспирант белем алуын әйтте.

Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин былтыр 15 мең 545 кешегә яман шеш диагнозы куелганын әйтте. Шуларның 316сы – 25-35 яшьтәге кешеләр. Диспансеризация тикшеренүләренә килгәндә, былтыр яман шешнең 1020 очрагы ачыкланган. Аларның 64,1 проценты – башлангыч стадиядә (Татарстан буенча – 56,5 процент), шул исәптән, сөт бизләре шеше – 77,7 процент (республика буенча – 67,1 процент), простатик биз – 65,4 процент (Татарстан буенча – 55,5 процент), аналык муентыгы рагы – 81,8 процент (Татарстан буенча – 74,4 процент), юан эчәк – 60,2 процент (Татарстан буенча – 50,5 процент).

Рөстәм Хәсәнов диспансеризация вакытында елдан-ел заманча технологияләр кулланылуын билгеләп үтте. Табиблар өч елга бер тапкыр бушлай тикшеренүләрдән баш тартмаска өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100