Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр Татарстанда 10 мең кешегә 35 табиб хезмәт күрсәткән
Табибларга кытлыкны бетерү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус программаны гамәлгә ашыра.
(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 10 мең кешегә 34,5 медицина хезмәткәре туры килгән. Республикада урта звено медицина хезмәткәрләре саны 10 мең кешегә 91,2гә якын тәшкил иткән. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.
«Шәһәр стационарлары кадрлар белән тулысынча диярлек тәэмин ителгән. Әмма медицина хезмәткәрләренең җитешмәве поликлиника хезмәтендә һәм авылда сизелә. Безнең бурыч — 2024 елга поликлиникаларда кадрлар белән тәэмин ителеш 1,2 эшләү коэффициенты белән 95,5 процентка кадәр җиткерү», — дигән Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
- Табиблар җитмәүне хәл итү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус программаны гамәлгә ашыра. Аның кысаларында авыл җирлегендә эшләргә ризалашкан табибларга торак шартларын яхшыртуга 1 млн сум, ә фельдшерларга 500 мең сум бер тапкыр бирелә торган акча бүлеп бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз