news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Татарстан юлларында үлем очрагы алты процентка кимегән

2017 елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Узган елда Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган. Бу сан 2016 елдагыга караганда 6 процентка кимрәк.

2017 елда барлыгы 4654 авария булган, аларда 5 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе барышында ведомствоның узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады.

Узган елда юл полициясе хезмәткәрләре 5 миллион ярымнан артык кагыйдә бозу очрагын ачыклаган. Шуларның 73 процентын күзәтү камералары ачыкларга ярдәм иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot