Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр Татарстан тикшерүчеләре ришвәтче һәм бюджет акчасын урлаучыларны күбрәк тоткан
Коррупцион һәм төрле вазифаи җинаятьләр кылган өчен хокук саклау органнарының 75 хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 2016 елда 1100 дән артык коррупцион һәм вазифаи җинаятьне тикшергән. Бу 2015 елга караганда 20 процентка артык. “Без киң яңгыраш алган җинаять эшләрен ахырына җиткерүне ышандырган идек һәм вәгъдәне үтәдек”, - дип белдерде бүген коллегия утырышында тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев.
Докладында ул берничә мисал китерде. Югары Ослан районында торак-комуналь хуҗалык өлкәсендә күпсанлы махинацияләр кылган район советы депутаты Харитоновка хөкем чыгарылган. Алдагы 4 елны ул гомуми режимдагы колониядә уздырачак.
Әгерҗе муниципаль районының элекке башлыгы Габбасовка һәм шул ук район депутаты Вәлиуллинга карата гаепләү карары чыкты. Алар райондагы котельный һәм җылылык челтәрләрен үзләштергән.
Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Гадиев һәм Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Бикеев муниципаль җирләрне законсыз үзләштерүне “конвейерга куйган”. Моның өчен суд биргән җәзаны үтиләр.
Татарстан буенча Медицина-социаль экспертиза бюросы хезмәткәрләре Большова һәм Гаске, шулай ук аларның Яр Чаллыдагы коллегалары суд каршында җавап тоткан. Алар инвалидлыкны тану өчен законсыз бүләк алып яткан.
Түбән Кама шәһәре суды Кама Аланы психоневрологик интернатның 5 млн нан артык бюджет акчасы урлаган директоры Хисмәтовны ирегеннән мәхрүм иткән.
Павел Николаев коррупцион һәм төрле вазифаи җинаятьләр кылган өчен хокук саклау органнарының 75 хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылуын әйтте. Алар арасында 2, 10, 19 төзәтү колонияләре вәкилләре, республика буенча Эчке эшләр министрылыгың Икътисади куркынычсызлык идарәсенең Ягулык-энергетика комплексы өлкәсендәге җинаятьләргә чик кую буенча бүлек башлыгы бар.
Адвокат Чхапелиягә карата кузгатылган җинаять эше нәтиҗәле эш мисалы булып тора. Ул тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә 2, 5 млн сум күләмендә ришвәт бирү өчен “арадашчы” функцияләрен тәкъдим иткән. Суд карары нигезендә ул ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
“Үзебезнең хезмәткәрләрне дә яшермибез. 2016 елда эш урынында вәкаләтләреннән законсыз кулланган өчен Зәй һәм Саба районара тикшерү бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары Нәҗипов һәм Сәмигуллин хөкемгә тартылды”, - диде Павел Николаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз