news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр тарифлар белән бәйле хилафлыклар өчен 2,8 млн сум күләмендә штраф салынган

Административ хокук бозулар турында 93 эш кузгатылган.

Былтыр тарифлар белән бәйле хилафлыклар өчен 2,8 млн сум күләмендә штраф салынган
Александр Эшкинин

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 150 контроль-тикшерү чарасы уздырган. Аеруча еш очрый торган хилафлыклар булып, билгеләнгән тарифларның арттырылуы, эшчәнлекне билгеле тарифларсыз алып бару ачыкланган. Бу хакта бүген комитетның йомгаклау утырышында билгеле булды.

Комитет рәисе Марат Зарипов теркәлгән хокук бозулар буенча административ хокук бозулар турында 93 эш кузгатылганын әйтте. Алар буенча 2,8 млн сум күләмендә штрафлар салынган.

2018 елга расланган тарифлар буенча барлык карарлар Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство, Җәмәгать палатасы, Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре катнашында ачыктан-ачык каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot