news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр сулыш органнары авыруларыннан 5 мең бала дәваланган

Дәваланган 5 мең баланың 10 процентка якынына, әти-әниләре баш тарту сәбәпле, прививка ясамыйлар.

Былтыр сулыш органнары авыруларыннан 5 мең бала дәваланган
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). 2017 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә 5 мең 39 баланы сулыш органнары авыруларыннан дәвалаганнар. Әлеге хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

2016 елда мондый пациентларның саны 5 мең 218 булган.

«Ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсендә 5 меңгә якын бала дәвалана. Пульмонология бүлегендә уртача һәм авыр хәлдәге пациентлар бар», - диде Республика балалар клиник хастаханәсенең пульмонология бүлеге мөдире Илдар Зиннәтуллин.

Дәваланган 5 мең баланың 10 процентка якынына, әти-әниләре баш тарту сәбәпле, прививка ясамыйлар.

«Авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга килгәндә, безнең хастаханәдә сулыш органнары авыруларыннан 5-6 процент бала дәвалана», - диде Рафаэль Шәвәлиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100