news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр социаль яклау тармагының сигез хезмәте электрон форматка күчерелгән

Роман Шәйхетдинов инвалидлар турында белешмәләр базасының мәгълүмати системасы гамәлгә кертелгәнен белдерде.

Былтыр социаль яклау тармагының сигез хезмәте электрон форматка күчерелгән
prav.tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Узган 2017 елда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 8 төрле хезмәте электрон форматка күчерелгән. Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан Вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Министр әйтүенчә, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 71 процентына бу хезмәтләр электрон юл белән күрсәтелгән. “Инвалидлар турында белешмәләр базасының мәгълүмати системасы гамәлгә кертелде. Аның максаты – тернәкләндерү чаралары үтәлешен контрольдә тоту. Шушы система ярдәмендә, тернәкләндерү чараларының 91 проценты үтәлешенә ирешелгән. Бу, аны керткәнгә кадәрге чор белән чагыштырганда, 61 процентка күбрәк. 242 мең мөрәҗәгать итүче турында сүз бара”, - диде ул.

Роман Шәйхетдинов, шулай ук, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, социаль яклауга мохтаҗ булган барлык гаиләләрнең регистры төзелгәнен әйтте. “Бу 1 меңнән артык гаилә. Әлеге система катлаулы тормыш шартларында калган гаиләләргә вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә”, - диде министр.

"Татар-информ" Татарстанда никахны рәсмиләштерүгә электрон гариза бирү популярлашкан, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot