news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчә уңышы, 2018 елга караганда, күбрәк булган

2019 елда 250,9 млрд сумлык авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукты җитештерелгән, үсеш индексы 103 процент.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда икмәк, шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчә уңышы, 2018 елга караганда, күбрәк булган. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

Ул «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасының 2019 елда үтәлеше һәм 2020 елның беренче кварталына планнар турында сөйләде.

«2019 ел нәтиҗәле булды. Бөтен бурычларны хәл итүгә ирештек. 250,9 млрд сумлык авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукты җитештердек, үсеш индексы 103 процент», — диде Ришат Хәбипов.

Аның сүзләренчә, язга шактый уҗым мәйданнары һәлак булса да, моңа карамастан, яңадан чәчеп, ахыр чиктә 4 млн 521 мең тонна уңыш алуга ирешелгән. «Уңыш күрсәткече гектарына 28,6 центнер. Бу, узган елга караганда, 1,8 центнерга күбрәк», — диде.

Министр урынбасары шикәр чөгендере уңышы 2 млн 804 мең тонна булганын һәм моның өч шикәр заводы эшен тәэмин итәргә мөмкинлек биргәнен әйтте.

«Бәрәңге уңышы - 1 млн 214 мең тонна. Узган ел белән чагыштырганда, 2,1 процентка артык. Яшелчәләр - 343,9 мең тонна. Бу 2018 елга караганда, 5 процентка артык», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100