news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр республикада хуҗасыз 26 мең урам эте һәм 5 меңләп мәче тотылган

Казан буенча "ВетДом" хезмәте 8 126 этне тоткан, котыруга каршы 504 эткә вакцина кадатылган.

Былтыр республикада хуҗасыз 26 мең урам эте һәм 5 меңләп мәче тотылган
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 26 258 эт, 5 771 мәче тотылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган утырышта Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итте.

Биредә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышы узды. Депутатлар һәм утырышка чакырылган төрле оешма һәм ведомство вәкилләре хайваннарны дәвалау, хуҗасыз калганнарын карау вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына тапшыру турындагы закон үтәлеше турында фикер алышты. Комитет рәисе Таһир Һадиев сукбай хайваннар белән бәйле теманың шактый четерекле булуын һәм аның утырышларда берничә тапкыр кузгатылганын билгеләп узды.

Казан буенча «ВетДом» хезмәте 8 126 этне тоткан, котыруга каршы 504 эткә вакцина ясалган.

Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе 11 056 эт һәм 6 422 песигә котыру чиренә каршы вакцинация уздырган. 68 эткә бушлай стерилизация һәм кастрация ясалган. Казан шәһәре буенча 3 906 эткә чип куелган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100