Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Былтыр педагогик көлллиятләрне тәмамлаучыларның 75 проценты мәктәпкә эшкә урнашкан
Татарстанда укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, профильле югары уку йортлары, көллият, техникумнарны тәмамлаган яшьләрне педагог һөнәренә җәлеп итәргә тырышалар. Педагогик көллиятләрне тәмамлаган белгечләрнең 95 проценты мәгариф тармагында эшли.
Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында билгеле булды.
Хәзерге вакытта республика югары уку йортларында педагогик юнәлешләр буенча 18 меңнән артык студент укый. «Бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча ел саен якынча 3 мең белгеч әзерләнә. Шулай ук ел саен 1 меңгә якын белгечне укытып чыгара торган җиде педагогик көллият гамәлдә», – диде республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина.
Аның сүзләренчә, былтыр педагогик көлллиятләрне тәмамлаган 991 кешенең 744е мәктәпләргә эшкә урнашкан, бу 75 процент тәшкил итә. Аннан алдагы елда бу күрсәткеч 74 процент булган – 1019 яшь белгеченең 751е мәктәпләрдә эшли башлаган. 2024-2025 уку елында педагогик көллиятләрне тәмамлаган яшьләрнең 95 процентка якыны мәгариф тармагында эш сайлаган.
Укытучыларга ихтыяҗны киметү өчен, өлкән курс студентларын педагогик эшчәнлеккә җәлеп итү тәҗрибәсе бар. Бүген мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында шундый 611 студент эшли. Узган елда 630 студент хезмәт куйган. «Аларның яртысын диярлек педагогик көллиятләрнең чыгарылыш курс студентлары тәшкил итә», – диде Гүзәл Гатауллина.
Белгеч әйтүенчә, кагыйдә буларак, педагогик эшчәнлеген соңгы курсларда башлаган студентлар һөнәрдә кала. «Алар мәктәп тормышына тизрәк ияләшә, авырлыкларны җиңелрәк кичерә», – диде Гатауллина.
Моннан тыш, республикада педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чаралары гамәлдә. «Алар квалификацияле кадрларны җәлеп итүгә һәм тармакта эшкә калдыруга юнәлдерелгән», – диде ул.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучы абруен күтәрү мөһим мәсьәлә булуын искәртте. «Укытучының дәрәҗәсе артсын, мәгариф системасына яшь укытучылар килсен өчен, без грантлар, өстәмә акчалар бүлеп бирәбез», – дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз