news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Казанда яңа туган сабыйларга кушылган иң популяр исемнәр билгеле

Соңгы сигез елда беренче тапкыр Кәрим һәм Ясминә иң популяр исемнәр өчлегеннән төшеп калган.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2021 елда Казанда әти-әниләр балаларына күбесенчә Әмир һәм Әминә исемнәрен кушкан.

Казан шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы Римма Миңнуллина эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, соңгы 8 елда беренче тапкыр Кәрим һәм Ясминә иң популяр исемнәр өчлегеннән төшеп калган.

«Шул рәвешле, малайлар арасында Әмир исеме лидер булып тора. Популярлык ягыннан икенче урында — Тимур, өченчедә — Марк. Кызлар арасында Әминә исемен күп кушалар, икенче урында — Амелия, өченчедә — София», — диде докладчы.

Ул шулай ук Казанда 2021 елда теркәлгән иң кызыклы балалар исемнәрен атады.

«Алар — Август, Грант, Кубаныч, Афифа, Рассвет һәм Мадонна», — дип сүзен төгәлләде Римма Миңнуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100