news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Казанда уртача хезмәт хакы 37 мең сум чамасы булган

Иң югары хезмәт хакы, гадәттәгечә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта - 56 һәм 48 мең сум тирәсе булган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда яшәүчеләрнең хезмәт хакы 2019 елда аена уртача 37 мең сум тәшкил иткән. «Авито» аналитиклары әнә шундый мәгълүмат әзерләгән.

«Казанда бер ел эчендә уртача айлык керем 7,9 процентка артты һәм 2019 елда 37 000 сум тәшкил итте», диелә хәбәрдә.

Хезмәт хакы күрсәткече буенча Казан башка зур шәһәрләр арасында җиденче урында тора. Былтыр Мәскәү халкының хезмәт хакы 12 процентка артып, 57,5 мең сум тәшкил иткән. Төньяк башкала Сакнт-Петербург кешеләре аена уртача 48 мең сум акча алган. Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча өченче урында Екатеринбург тора. Биредә яшәүчеләр ай саен уртача 40 мең сум акча алган.

Элегрәк Россиядә бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2020 елда 7 процентка артачагы билгеле булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100