news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыр Казанда туучылар саны якынча 11 процентка кимегән

Узган елда Татарстан башкаласында 21,9 меңгә якын бала туган.

Былтыр Казанда туучылар саны якынча 11 процентка кимегән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2017 елда Казанда туучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 10,9 процентка кимегән. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Узган елда шәһәрдә 21,9 меңгә якын бала туган. Туучылар санының кимүе 90нчы елларда илдә дөньяга аваз салган сабыйлар исәбе кискен азаю белән бәйле. Ул елларда туган балалар – бүгенге әти-әниләр», - ди Римма Миңнуллина.

Әйтик, туучыларның 45 проценты - гаиләдә беренче бала, 55 проценты икенче, өченче һәм аннан соң туган сабыйлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot