Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Былтыр Казан юлларына 6,1 млрд сум сарыф иткәннәр
Шәһәрдә һәлакәтләр күп була торган 51 урынны бетергәннәр, 12 светофор, 530 юл билгесе урнаштырганнар.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 2017 елда Казанда юл эшләре өчен 6,1 млрд сум бүлеп биргәннәр. Әлеге акчалар 176 урамны, 340 ишегалдын, 46 кварталлар арасындагы юлларны төзәтүгә тотылган. Бу турыда Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге акчага һәлакәтләр күп була торган 51 урынны бетергәннәр, 12 светофор, яхшы күренә торган 530 юл билгесе урнаштырганнар.
Шулай ук, Казанның 13 торак массивында 21 юлны төзәткәннәр. 24 бакчачылыкка бара торган җиде юл беренче тапкыр салынган.
2017 елда җәяүлеләр өчен ике җир асты юлын төзекләндерү өчен 18 млн сум акча сарыф ителгән. Болар - 1975 елда төзелгән Восстания һәм Декабристлар урамы чатындагы, 1972 елда төзелгән Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамы аша җир асты юллары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз