news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Казан төзелеш көллияте укучысы һәм укытучысында туберкулез табылган

Марина Патяшина урта һөнәри белем оешмаларында медицина тикшерүләре тиешенчә оештырылмаганын әйтте.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның июлендә Казан төзелеш көллиятендә укучыда һәм укытучыда туберкулез табылган. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Ул урта һөнәри белем оешмалары студентларына медицина тикшерүләре уздыру проблемасы өч ел элек күтәрелгәнен искәртте. 2016 елда 17 яшьлек кызда туберкулезның авыр формасы ачыкланганын искә төшерде.

«2019 елда шул ук хәл булган. Кызны яшәү урыны буенча Лаешта да, Казан техникумында да тикшермәгән булганнар. Казан төзелеш көллиятендә укучыларның 83 проценты ике ел дәверендә туберкулезга тикшеренмәгән. Укытучыда да туберкулез табылды», — диде Марина Патяшина.

Ул урта һөнәри белем оешмаларында медицина ярдәменә анализ ясалганын әйтте. «Республиканың һәр икенче учреждениесендә беренчел медицина-санитар ярдәме тиешенчә оештырылмаган», — диде. Профильле министрлыкларны бу проблеманы хәл итәргә өндәде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100