news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Биектау шәхси фермер хуҗалыгына аграр туристлар агымы арткан

Узган ел Габделәхмәт Котдусов хуҗалыгында 4 мең кеше булган

  (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Биектау шәхси фермеры хуҗалыгына аграр туристлар агымы арткан. Узган ел Габделәхмәт Котдусов хуҗалыгында (аның дөя, ат һ.б. төр терлек-туары, кош-корты, инфраструктурасы бар) авыл тормышына мөкиббән киткән 4 мең кеше булган. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Г.Котдусов белдергәнчә, 2015 ел аның өчен уңышсыз башланган – яңа ел каникулларында аның хуҗалыгына керә торган юлны кар көртләре каплаган. Шуңа күрә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород туристлары килә алмаган.

Быел фермерның хуҗалыгына Россиянең башка төбәкләреннән килергә телиләр. Ә Татарстан предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан килергә теләүчеләр аз.

2015 елда хуҗалык башлыгы туристлар санын 1,5-2 мең кешегә арттырырга планлаштыра.

Искәртеп узыйк: фермер хәйриячелек белән шөгыльләнә. Мисал өчен, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен бушлай экскурсияләр оештыра. Биредә Дәрвишләр бистәсендәге интернат–йортта тәрбияләнүчеләр дә булып киткән. Фермер инвалидларны һәм аз керемле гражданнарны чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100