news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр 35 милиция хезмәткәре җинаять җаваплылыгына тартылган

ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.Гыйльманов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең гамәлдә дөреслеккә тулысынча яки өлешчә һәр бишенчесе генә туры килә, ягъни шикаятьләрнең 20 проценты гына раслана

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстанда коррупция мәсьәләсе буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының коррупцияне бетерүгә каршы эшчәнлеге буенча эше темасына үткәрелгән брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов хәбәр иткәнчә, узган елны министрлыкның үз куркынычсызлыгы идарәсе милиция хезмәткәрләренә карата 798 мөрәҗәгать кабул иткән. Аерым алганда, ул мөрәҗәгатьләр -  гражданнарның шикаятьләре, гаризалары, ММЧндагы язмалар, дәүләт органнары сораткан белешмәләр һәм ышанычнамәләр дигән сүз. Нәтиҗәдә, алар буенча хезмәти тикшерүләр уздырылган.

Р.Гыйльманов сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең гамәлдә дөреслеккә тулысынча яки өлешчә һәр бишенчесе генә туры килә, ягъни шикаятьләрнең 20 проценты гына раслана. Нәтиҗәдә, идарә тарафыннан  798 мөрәҗәгать-шикаятьнең 275ендә генә хилафлыклар ачыкланган, шул исәптән 27 вазифаи һәм 8 гомумҗинаять эше. Былтыр гаеплеләрдән 81 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 21е эштән чыгарылган, шулай ук кимчелекләрне бетерү өчен чаралар күрелгән. Җыеп кына әйткәндә, министрлыкның үз куркынычсызлыгы идарәсе материаллары буенча прокуратура органнары тарафыннан 35 хезмәткәр (2008 елда – 36) җинаять җаваплылыгына тартылган.

Министр урынбасары Р.Гыйльманов искәрткәнчә, гражданнар хокук бозу очраклары, шул исәптән коррупция фактлары буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «ышаныч телефоны»на мөрәҗәгать итә ала: Казанда – 052, Татарстан буенча – (843) 291-20-02. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100