news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр 24 авыл җирлеге башлыгы җирне законсыз үзләштерү җинаятьләрендә тотылган

2018 елда дәүләт (муниципаль) милкендә булган җир кишәрлекләрен законсыз үзләштерү белән бәйле 154 факт ачыкланган.

Былтыр 24 авыл җирлеге башлыгы җирне законсыз үзләштерү җинаятьләрендә тотылган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда җир кишәрлекләрен законсыз үзләштерү белән бәйле коррупцион җинаятьләрдә 24 авыл җирлеге башлыгы тотылган. Бу хакта Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышында билгеле булды.

Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган видеороликтан күренгәнчә, җир биләмәләре белән законсыз эш итү очраклары Аксубай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән районнарында теркәлгән.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Советында полиция эше буенча хисап тотканда, 2017 елда муниципаль районнарда җир белән бәйле җинаятьләрдә 30 район түрәсенең коррупцион җинаятьләр кылганы турында әйткән иде.

Татарстан буенча эчке эшләр органнары 2018 елда бюджет чараларын законсыз үзләштерү белән бәйле 58, бюджет чаралары урлау белән бәйле 226 һәм дәүләт (муниципаль) милкендә булган җир кишәрлекләрен законсыз үзләштерү белән бәйле 154 факт ачыклаган.

Җинаять эшләре кысаларында, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга китерелгән зыян 233 мең 200 сум тәшкил иткән. 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100