Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды
«Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры дүртенче премьерасын чыгарды. Робер Томның детектив пьесасы буенча куелган «Сигез йөрәк сере» спектакле шәһәрнең «Рыбацкий» мәдәният йортында күрсәтелде. Мәдәният йортына килгән бер зал тамашачы арасында «Татар-информ» журналисты да бар иде.
«Безнең спектакль «Былбыл» театрының соңгы спектакле булган очракта да сезнең ярдәмегез җилгә очмый - безнең театр татар дөньясының тарихына керде», дип мөрҗәгать итте театрга ярдәм күрсәтүчеләргә театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова.
«Сигез йөрәк сере» спектакле Татарстан Республикасы грантына куелган. Бөтендөнья татар конгрессы артистлар белән мастер-класс үткәрергә Əлмәт театры артисты, яшь режиссер Энҗе Сәйфетдинованы җибәргән булган.
Пьесаны татарчага театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова тәрҗемә иткән. «Татарлар булган чараларда татарча яхшы белгәннәренә игьтибар итә-итә җыйдым артистларны», ди ул.
Спектакльдә сигез хатын-кыз - Розалия Кәрәмова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз