news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БыелТР капиталь ремонт өчен федераль фондтан 1,5-2,5 млрд.сумга кадәр ярдәмгә өметләнә ала

Тәгаенләнгән саннар апрель аенда билгеле булачак

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды төбәкләр алдына федераль финанслау алу өчен тагын бер шарт куйды -2010 елда төбәкләрдә капиталь ремонт буенча фонд төзелергә тиеш. Татарстанда иске яңаны саклый дигән принцип белән барырга булганнар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, бездә бу фонд функцияләрен ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе башкарачак. Министр бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында капиталь төзелеш мәсьәләләренә багышлап яңа елда үткәрелгән беренче видеокиңәшмәдә сөйләде. Ул Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан 2009 елда күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү планын тулысынча башкарып чыккан. Бу хакта 21 декабрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашында узган киәшмәдә йомгак ясалып, 2010 елга планнар билгеләнгән иде. Аның нәтиҗәсе буларак, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән Татарстанда капиталь ремонт буенча яңа тәҗрибә проектын гамәлгә ашыру турында документлар имзаланган иде. Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинетының карары да дөнья дөнья күрде. Карарда быел пилот проектын башлау, федераль фондка җибәрелергә тиешле документлар буенча төп бурычлар билгеләнгән. Марат Хөснуллин белдергәнчә, быел Татарстан федераль фонд белән төзелгән килешү нигезендә 1,5-2,5 млрд. сумга кадәр федераль финанслауга өметләнә ала. Ахыргы тәгаенләнгән саннар апрель аенда билгеле булачак.

Министр ассызыклаганча, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фондыннан өстәмә финанслау алу өчен Татарстанга 3 шартны үтәргә кирәк булачак. Аның берсе фондның төбәкләр алдына куеп килгән 13 шартны үтәү булса, икенчесе 2009 ел программасын тәмамлаган булу. Өченче шарт- каралган финансларны алып бетерү. Марат Хөснуллин Татарстанның 2009 ел программасы үтәлеше хакындагы хисапны 1 февральгә кадәр өлгертәчәген ышандырды. Капиталь ремонт өчен айлык түләүне нормативка җиткерү - федераль фонд таләбе. Республикада капиталь ремонт программасын финанслауны дәвам итәр өчен шушы шартны үтәргә кирәк. Быел Татарстанда ул чик норматив 1кв. метрга 5 сум күләмендә билгеләнгән. Шуны истә тотып капиталь ремонт программасын торак милекчеләре тарафыннан финанслау схемасы да беркадәр үзгәргән. Министр торак милекчеләре белән җыелыш уздырып, килешүләр төзүне 15 февральгә кадәр тәмамлау кирәклеген искәртте.

Марат Хөснуллин белдергәнчә, быел ремонтланачак күп катлы йортлар базасын 1 февральгә кадәр формалаштыру зарур. Ул быел төбәкләр заявкасын узган еллардагыча министрлыкта түгел, ә урыннарга чыгып якларга дигән тәкъдим кертте.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт программасының мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап, беренче чиратта проект-смета документлары нигезендә башкарылачак эшнең күләме билгеләнергә тиешлеген, аннары бу эшне башкару өчен намуслы подряд оешмалары арасында аттестация уздыру кирәклеген искәртте. Хөкүмәт башлыгы муниципалитет башлыклары алдына быелгы капиталь төзекләндерү программасын муниципаль сайлауларга кадәр төгәлләү бурычын куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100