Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быелның беренче яртыеллыгында Татарстан нефтьчеләре 17,64 млн тонна «кара алтын» чыгарган
Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, нефть табу күләме 0,7 процентка кимегән.
(Карабаш, 12 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елның беренче яртыеллыгында нефтьчеләр Татарстан территориясендә 17,64 миллион тонна «кара алтын» чыгарган. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, нефть табу күләме 0,7 процентка кимегән. Моның сәбәбе - ОПЕК+ килешүен үтәүгә кайтып кала. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Нефть саммитында шул хакта хәбәр итте.
«Нефть чыгару күләме узган ел белән чагыштырганда 0,7 процентка кимеде. Бу илебезнең ОПЕК+ килешүе шартларын үтәвенә бәйле. Шуңа да карамастан, бу республика нефтьчеләренә инвестицияләр күләмен киметергә комачауламады», - дип искәртте Миңнеханов.

«Татарстанның нефть сәнәгате стратегик бурычларны хәл итүен дәвам итә. Бүген без «ТАНЕКО» комплексында ике яңа җайланма эшләтеп җибәрдек. Алар ел саен өстәмә рәвештә югары сыйфатлы 1,6 миллион тонна дизель ягулыгы һәм 500 мең тоннадан артык керосин эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде республика лидеры.
Татарстан Президенты әйткәнчә, хәзерге вакытта «Татнефть»тә гаять зур потенциал тупланган. «Ул бары тик компетентлы хезмәткәрләр булган очракта гына тиешле нәтиҗә бирергә мөмкин. Шунлыктан кеше капиталын үстерү мәсьәләсе саммитның үзәк темасы итеп алынуы тикмәгә түгел», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз