news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелның беренче Сабан туе Чувашиянең Сориле авылында узды

Бәйрәм бәет-мөнәҗәтләр әйтүдән башланып китте.

 Быелның беренче Сабан туе Чувашиянең Сориле авылында узды
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Чувашиянең Яльчек районы Сориле авылында Сабантуй бәйрәмен уздырдылар.

Бәйрәмнең үзенә күрә бер дини төсмердә булуы ачык сизелеп торды. Сабантуй балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нең мөнәҗәт әйтү, бәет, шигырьләр уку бәйгесеннән башланып китте.

Мөнәҗәтләр уку буенча Гөлшат Садриева 3, Әлфис Хисаметдинов 2, Мәсәева Гөлнара 1 нче урыннарны яуладылар. Шигырь номинациясендә Самира Саликова 3, Айсылу Нәзметдинова 2, Иркә Мәсәева 1 урыннарны алдылар.

Авылны үстерүгә зур өлеш керткән активистларны Дәүләт грамоталары, Бөтендөнья татар конгрессы, Яльчек районы администрациясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Яльчек районы Янтиково авыл җирлеге башлыгы Юрий Алексеев Сориле авылы халкын Сабан туй бәйрәме белән котлады. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңелле яллар теләде.

Батыр районының «Ялкын» ансамбле һәм авыл үзэшчәннәре чыгыш ясады.

Сориле авылының 350 еллыгына багышланган конференция дә узды.

Сабантуйда әби-бабайлар, урта яшьтәге милләттәшләребез яшьләргә караганда күбрәк иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100