news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелның беренче кварталында “Татнефть”нең кереме 59,453 миллиард сум тәшкил иткән

13,58 миллиард сум күләмендә чиста табыш алынган

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). 2010 елның беренче кварталында “Татнефть”нең кереме 59,453 миллиард сум тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 35,7 процентка артык. 13583,252 миллион сум күләмендә чиста табыш алынган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,6 мәртәбә кимрәк, ә 2009 елның дүртенче кварталына караганда 2,5 тапкыр артык. Компания продукциясенең рентабельлелеге 29,7 процент тәшкил иткән.
Салым салудан соң уңай финанс нәтиҗәсе “Татнефть”нең чиста активлары бәясенең беренче квартал өчен 11,2 миллиард сумга – 277,1 миллиардка кадәр артуында төп фактор булып тора. Бу хакта компаниянең квартал хисабында әйтелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot