news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелның башында эчке эшләр органнарында 139 педофил исәптә торган - А.Хохорин

2017 елда балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар дүрт меңгә якын тәртипсез ата-ананы исәпкә куйган.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Быелның башында эчке эшләр органнарында 139 педофил исәптә торган. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар, даими рәвештә мәктәпләргә барып, педагоглар һәм балалар белән эшли. Әмма бу чаралар, әлбәттә инде, ата-ана тәрбиясен алыштыра алмый. Бүгенге көндә мәктәп территорияләре видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган, ата-аналар контроленең төрле электрон чаралары гамәлдә булса да, һәр заманда актуаль саналган гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк», - диде Артем Хохорин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot